Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен санитар чистарту һәм аларны экология һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирерлек торышка китерү максатларында 2015 елның 1 апреленнән башлап 31 майга кадәрге чорда санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Әлмәт зонасы торак инспекциясе белгечләре Әлмәт шәһәрендәге “Өмет” (“Надежда”) ҖЧҖ оешмасы карамагындагы күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләренең санитар торышын тикшерде.
Тикшерү барышында бер хокук бозу очрагы ачыкланды. “Өмет” ҖЧҖ вазифаи заты РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекция “Өмет” ҖЧҖ идарәче компаниясенә 2015 елның 27 апреленә кадәр ачыкланган бозуны бетерү турында күрсәтмә бирде.
28 апрельдә үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, күрсәтмә үтәлгән.