ТР Чаллы ш. Җәмәгать судының 2015 елның 30 апрелендәге карары нигезендә “Жилкомсервис” ҖЧҖ ҖКФ, Идарәче компаниянең 2013 елның октябреннән башлап 2015 елның мартына кадәр электр белән тәэмин итү хезмәтенә түләү хисаплау өчен арттырылган күрсәткечләргә таянып эш иткәне өчен, 40 000 сум күләмендә штраф санкциясе кулланып, ТР КоАП 2.11 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.
Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә Чаллы шәһәренең В. Шадрин урамы буенча 2 нче йортта яшәүчеләргә 3 534,41 сум күләмендә яңадан хисаплау башкарылды, бу хәл 2015 елның апрель ае өчен килгән исәп кәгазьләрендә чагылдырылды.