РФ Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитеты гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүне яңача исәпләү тәртибен хуплады

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитеты икенче укылышта Торак кодексына кертеләчәк үзгәрешләрне хуплады.

         Үзгәрешләр нигезендә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү торак хезмәтләре өчен түләү эченә кертеләчәк. Ә аның күләме норматив белән чикләнәчәк, анысын федерация субъектлары мөстәкыйль билгеләячәк.

         “Шуңа бәйле рәвештә түләүләрнең күләме, йортларда яшәүчеләрнең аларның нигезлелеген тикшерергә тырышулары, шулай ук кулланучыларны йорт буенча барлык “баланска сыймаганнар” өчен түләргә мәҗбүр итү турындагы бәхәсләр юкка чыгачак”, – дип аңлатты Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары, Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис.

Шулай ук сыйфатсыз хезмәтләр күрсәткән, квитанцияләрне дөрес тутырмаган өчен РФ Төзелеш министрлыгы идарәче компанияләрне штрафка тартырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International