Казан шәһәре торак инспекциясе Курчатов урамы буенча 4 номерлы йорт милекчеләренең мөрәҗәгате нигезендә “Танкодром торак-коммуналь хуҗалыгы” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2011 елның гыйнварыннан башлап күрсәтелгән йорт җылылык энергиясен исәпкә алу җайланмасы белән тәэмин ителгән. РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маендагы “Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында” 307 номерлы Карарының 21 пункты нигезендә 2012 ел һәм 2014 ел өчен исәпләгеч күрсәткечләре буенча түләү яңадан хисапланган. Ләкин 2013 ел өчен “Танкодром торак-коммуналь хуҗалыгы” ҖЧҖ тарафыннан яңадан исәпләүләр башкарылмаган.
Билгеләнгән тәртиптә Казан шәһәре торак инспекциясе ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.
Күрсәтмәне үтәү нәтиҗәсендә “Танкодром торак-коммуналь хуҗалыгы” ҖЧҖ 2013 ел өчен җылылык буенча түләүләрне, исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләренә нигезләнеп, яңадан хисаплады, нәтиҗәдә гомуми 244 700 сум милекчеләр файдасына булды.