Чистай зонасы торак инспекциясе 2015 елгы капиталь ремонт адреслы программасына кертелгән торак йортлар буенча КС-2 рәвешендә башкарылган эшләр турында актлар кабул итә башлады.
2015 елның 30 апреленә карата Чистай ЗТИ тарафыннан 4 муниципаль районда 43 064 610,20 сумлык башкарылган эшләргә карата КС-2 рәвешендәге 63 акт кабул ителде, ә атап әйткәндә:
– Алексеевск МР 4 күпфатирлы йорт буенча 3 358 182,00 сумлык башкарылган эшләргә карата КС-2 рәвешендә 12 акт кабул ителде. 2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча муниципаль районда барлыгы 6 күпфатирлы йорт төзекләндерелергә тиеш, барлык эш төрләре буенча аның бәясе 9 143 806,00 сум тәшкил итә;
– Әлки МР бер күпфатирлы йорт буенча 481 934,00 сумлык башкарылган эшләргә карата КС-2 рәвешендә 1 акт кабул ителде. 2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча муниципаль районда барлыгы 2 күпфатирлы йорт төзекләндерелергә тиеш, эшләрнең бәясе 1 448 114,48 сум тәшкил итә;
– Нурлат МР 3 күпфатирлы йорт буенча 4 740 373,88 сумлык башкарылган эшләргә карата КС-2 рәвешендә 7 акт кабул ителде. 2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча муниципаль районда барлыгы 15 күпфатирлы йорт төзекләндерелергә тиеш, барлык эш төрләре буенча аның бәясе 52 000 130,34 сум тәшкил итә;
– Чистай МР 16 күпфатирлы йорт буенча 34 484 120,32 сумлык башкарылган эшләргә карата КС-2 рәвешендә 43 акт кабул ителде. 2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча муниципаль районда барлыгы 16 күпфатирлы торак йорт төзекләндерелергә тиеш, барлык эш төрләренең бәясе 93 702 885,71 сум тәшкил итә.