Ютазы муниципаль районының “Маяк” ТМШ юридик затын планлы тикшерү

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә быелның 20 апреленнән алып 18 маена кадәрге чорда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 8434,8 квадрат метр булган 4 күпфатирлы йортны тикшереп, Ютазы муниципаль районының “Маяк” торак милекчеләре ширкәтен тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәсендә йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормаларын бозуның 42 очрагы ачыкланды. Идарәче компания адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 10 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозу турында – торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен 1 беркетмә һәм РФ КоАП 9.16 статьясының 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында – энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыру турында законнарны бозган өчен 1 беркетмә төзелде. Салынган штрафларның гомуми суммасы 9000 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International