Санитар-экологик икеайлык барышында йорт яны территорияләренең торышын тикшерү хакында

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы “Татарстан Республикасы шәһәрләренең һәм муниципаль районнарының территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында” 430-р номерлы әмернамәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 1 апрельдән алып 6 майга кадәр булган чорда Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 166 йорт яны территориясен тикшерде.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә барлыгы 105 бозу очрагы ачыкланды, ә атап әйткәндә:

- тикшерү барышында канәгатьсез торышта булган йорт яны территорияләренең саны - 33;

- ремонтка һәм буяуга мохтаҗ булган чүп әрҗәсе мәйданчыкларының саны - 8;

- территориясендәге балалар өчен уен мәйданчыклары һәм кече архитектура формалары канәгатьсез торышта булган (ремонт һәм буяу таләп ителгән) йорт яны территорияләренең саны - 55;

- адрес атрибутикасы канәгатьсез торышта булган торак йортлар саны - 6;

- газоннары канәгатьсез торышта булган йорт яны территорияләренең саны - 3.

         Үткәрелгән тикшерүләр һәм ачыкланган бозулар нәтиҗәсендә Түбән Кама торак зонасы инспекциясе тарафыннан идарәче оешмаларга карата 41 күрсәтмә бирелде, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында, гомуми 14 000 сумлык штраф салып, 3 беркетмә төзелде.

         Быелның 6 маена карата 19 күрсәтмә үтәлгән һәм актлар белән ябылган, 22 күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә кала бирә.

         Күрсәтелгән чорда күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдалануда булган урыннарында тәмәке тарткан өчен, гомуми 33500 сумлык штраф салынып, РФ КоАП 6.24 статьясының 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында  67 беркетмә төзелде.

       Тулаем алганда, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагында булган районнарның йорт яны территорияләре тиешле торышка китерелгән. Беркетелгән территорияләрдә санитар өмәләр үткәрү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International