Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы 430-р номерлы әмернамәсен үтәү нигезендә Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 2015 елның апрель аенда санитар-экологик икеайлыкны үткәрүне контрольдә тоту чараларын үткәрү нәтиҗәсендә, үз карамагында булган районнарда 59 торак йорт һәм алар янәшәсендәге территория тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 13 күрсәтмә бирелде. “Тораксервис” (“Жилсервис”) ИК ҖЧҖнең юридик һәм вазифаи затына карата РФ КоАП 19.5 һәм 7.22 статьялары нигезендә 2 беркетмә төзелде, АЗТИ башлыгы Р.В. Әхмәдиев тарафыннан 4000 сум штрафлык карар чыгарылды.