Чаллы зонасы торак инспекциясе капиталь ремонт барышын тикшерү барышында ике торак йортта фасадларны һәм түбәне ремонтлау эшләрен башкарганда җитешсезлекләр җибәрелүне ачыклады. Эшләрнең генподрядчысы – “Шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе” МУП, субподрядчысы – “Волгожилстрой” ҖЧҖ. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелгән тикшерү актлары Прокурор йогынтысы күрү өчен Чаллы шәһәре Прокуратурасына җибәрелде.