КШТИ гамәлләре ярдәмендә бер миллион сум тирәсе акча хуҗаларына кайтарып бирелде

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләрдән 2015 елның гыйнвар аенда җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен 2014 елда гомумйорт исәпләгече күрсәткечләреннән чыгып түләү күләменә үзгәрешләр кертелү мәсьәләсенә карата килеп ирешкән күпсанлы мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә 2015 елның февралендә ТР ДТИ тарафыннан “Азино-1” ТМШ карата җылылык буенча коммуналь хезмәткә түләү хисаплауның дөреслегенә, шул исәптән җылылык өчен түләү күләменә гомумйорт исәпләгеченең факттагы күрсәткечләреннән чыгып үзгәрешләр кертүгә карата планнан тыш тикшерү үткәрелде.

Җылылык энергиясен куллану күләмен исәпкә алу буенча гомумйорт җайланмалары белән җиһазландырылган, шәхси милектә булып, кеше яшәми торган биналары булмаган күпфатирлы йортларда җылылык өчен түләү хисаплауда, шул исәптән җылылык өчен түләү күләменә үзгәрешләр кертүдә, шулай ук, мөрәҗәгать итүчеләр күрсәткәнчә, кулланучыларга башкаларның әҗәтләрен өстәп хисаплау очраклары ачыкланмады.

Шул ук вакытта, тикшерү барышында ачыкланганча, шәхси милектәге кеше яшәми торган биналары булган күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренә (наймга алучыларга) җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплау, шул исәптән аңа үзгәрешләр кертү 307 номерлы Кагыйдәләрдә регламентланган исәп-хисап тәртибен бозып башкарылган, бу “Азино-1” ТМШ тарафыннан шәхси милектәге торак булмаган биналарга туры килүче җылылык энергиясе күләмен билгеләү өлешенә кагыла. Шулай ук тикшерү барышында шәхси милектәге кеше яшәми торган биналары булган барлык күпфатирлы йортлар буенча да түләү хисаплау тәртибенең охшаш булуы ачыкланды.

Моннан тыш, “Азино-1” ТМШ тарафыннан торак булмаган биналарның аерым милекчеләренә җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен түләү хисапланмау очраклары да ачыкланды.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына административ хокук бозу турында эш ачу өчен җибәрелде.

“Азино-1” ТМШ карамагында булган барлык күпфатирлы йортлар буенча ачыкланган бозуларны туктату турында “Азино-1” ТМШ адресына КШТИ тарафыннан күрсәтмә бирелде.

“Азино-1” ТМШ тарафыннан күрсәтмәләр үтәлү нәтиҗәсендә җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен хисапланган 952 900 сум акча янәдән хисапланды (ягъни хуҗаларына кайтарып бирелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International