2013 елның 23 февралендәге “Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында” 15-ФЗ номерлы Федераль законны бозган өчен КШТИ тарафыннан 2600 артык граждан административ җаваплылыкка тартылды

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

2013 елның 1 июненнән башлап гомуми файдалану урыннарында тәмәке тартуны тыю турында 15-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде. Әлеге Федераль закон Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының тәмәкегә каршы көрәш буенча күпьяклы конвенциясе нигезендә гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау өлкәсендә барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Тәмәке тартуның сәламәтлеге зыяны барлыгы билгеле булуга карамастан, бу гына тәмәке тартучыларны туктатмый. Ләкин әйләнә-тирәдәгеләр сулый торган тәмәке төтененең дә зарары аз түгел. Шуңа күрә тәмәке тартучыларның күбесе, гаиләсенең һәм якыннарының сәламәтлегенә зыян китермәс өчен, баскычка чыгып тарту ягында. Мондый хокук бозу өчен РФ КоАП 6.24 статьясының 1 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган. Штраф күләме 500-1500 сум тәшкил итә.

23.55 статья нигезендә РФ субъектларының шәһәрләрдәге, районнардагы баш дәүләт торак инспекторлары һәм аларның урынбасарлары лифтларда һәм күпфатирлы йортның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә административ хокук бозу турында эшләрне карап тикшерә.

2014 елда Казан шәһәре торак инспекциясенә полиция органнарыннан РФ КоАП 6.24 статьясының 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында 2026 беркетмә кергән. Гомуми 1013000 сумлык штраф санкцияләре салынган. 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап 2015 елның 20 апреленә кадәр булган чорда беркетмәләр саны 605кә җиткән. Штраф санкцияләреннән кала, Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән берлектә, массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә гомуми файдаланудагы урыннарда хокук бозуларны киметү буенча тәмәкене профилактикалауга багышланган материаллар таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International