25 апрель көнне Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән гадәттәгечә “Урман утырту көне” дигән табигатьне саклау акциясе узды.
Быел агач утырту урыны Кадышев бистәсеннән (Казан ш.) “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Биектау урманчылыгы территориясендә сайланган иде.
Казан шәһәре торак инспекциясе хезмәткәрләре әлеге масштаблы чарада катнашты һәм безнең шәһәрдә яшел массивларны торгызуда үзләреннән өлеш кертте. Акциядә барлыгы 12 хезмәткәр катнашты.
Акция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әмернамәсе нигезендә 2011 елдан башлап үткәрелә.