2015 елның 24 апрелендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты, ул Түбән Кама муниципаль районында 2015 елның 2 апреленнән башлап санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында уза.
ТКЗТИ хезмәткәрләре бинага терәлеп торучы территорияне чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистартты, агачларны агартты.