Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре “Буа-ИК” (“УК-Буинск”) ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәргәндә Буа шәһәренең Ефремов урамы буенча 152 “А” номерлы йортта түбәнең асбестоцемент катламнарыннан булган тышчасында күпләгән җитешсезлекләр ачыкланды. Җибәрелгән бозулар өчен “Буа-ИК” ҖЧҖ генераль директоры А.М. Алимовка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Административ эшне карап тикшерү нәтиҗәсендә “Буа-ИК” ҖЧҖ генераль директоры А.М. Алимов инспекция тарафыннан РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә 4000 сумлык административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Шулай ук “Буа-ИК” ҖЧҖ генераль директоры А.М. Алимовка 2015 елның 27 апреленә кадәр түбәне су үтә торган урыннарында ремонтлау турында күрсәтмә бирелде.