Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен бозган өчен ТМШ-1 рәисен (Әлки районы, Базарлы Матак ав.) җаваплылыкка тарту турында

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

ТР Әлки районы Прокуроры тарафыннан ТМШ-1 рәисенә (Әлки районы, Базарлы Матак ав.) карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу буенча эш кузгату турындагы карар 2015 елның 17 апрелендә карап тикшерү өчен Чистай ЗТИ тапшырылды.

Карар торак милекчеләре ширкәте тарафыннан аның карамагында булган торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен үтәлүне тикшерү нәтиҗәсендә прокурор тарафыннан чыгарылган.

Базарлы Матак авылының Тынычлык урамы буенча 1, 2, 3, 4, 5 нче торак йортларда, Залаков урамы буенча 1, 3, 5 нче торак йортларда Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның күпләгән очраклары ачыкланды.

2015 елның 23 апрелендә административ эш материаллары Чистай ЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде.

Карап тикшерү нәтиҗәсендә ТМШ-1 рәисе РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 4000 сум күләмендә штраф салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International