ТКЗТИ башлыгы тарафыннан чыгарылган административ хокук бозу эше турындагы карар үз көчендә калдырылды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

       Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан Вахитов проспекты буенча 12 номерлы йортның гомуми милек составына керүче йорт эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү буенча махсус оешма белән килешү булмауга карата чыгарылган карарны карап тикшерү нәтиҗәсендә  “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ рәисе административ хокук бозу эше турындагы карар нигезендә РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 5000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

           Күрсәтелгән карар белән риза булмыйча, “Уңайлылык” ТМШ рәисе әлеге карарны гамәлдән чыгару һәм эшне туктату гозере белән судка мөрәҗәгать итте.

         Түбән Кама шәһәре суды карары нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан чыгарылган административ хокук бозу эше буенча карар үзгәрешсез калдырылды, “Уңайлылык” ТМШ рәисенең шикаяте канәгатьләндерелмәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International