Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 998 күпфатирлы йорт буенча подряд шартнамәләре теркәлде һәм реестрга кертелде. 975 күпфатирлы йортта төзү-монтажлау эшләре башланды, шул исәптән инженерлык системаларын ремонтлау буенча: 154 йортта җылылык белән тәэмин итү, 122 йортта кайнар су белән тәэмин итү, 272 йортта салкын су белән тәэмин итү, 269 йортта су бүлү, 219 йортта электр белән тәэмин итү системалары төзекләндерелә; 387 йортта түбә, 339 йортта фасад һәм 75 йортта лифт җайланмалары яңартыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан йортларны капиталь ремонтлау барышында Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Ютазы муниципаль районнарында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыкланды. Югарыда эшләр башкарганда, махсус киемсез һәм сак җайланмаларыннан башка эшләү, шулай ук төзелеш корылмаларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуда төп җитешсезлекләр булып тора.
Йортларда 2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүдә ачыкланган барлык очраклар буенча да подрядчы оешмаларга карата административ йогынты чаралары күрү өчен Татарстан Республикасының Хезмәт инспекциясенә хатлар җибәрелде.