Торак биналардагы үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп коруларны планнан тыш тикшерүләр

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә “Азино-1 идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге “Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында” 170 номерлы Карарының 1.7.1 пунктын бозып, тиешле рөхсәт документларыннан башка гына торак биналарын үзгәртеп корган һәм (яки) үзгәртеп планлаштырган күпфатирлы йортларда торак биналарның милекчеләренә карата чаралар күрү зарурлыгы хакында мөрәҗәгать килеп иреште.

Планнан тыш үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә (02.04.2015) 14 фатирның нибары 7сенә генә үтеп керү мөмкин булды. Визуаль күзәтү барышында ике фатирда үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору күренешләре ачыкланды, бер фатирның милекчеләре үзгәртеп коруны җылыту радиаторларын балконга чыгару, ә үзгәртеп планлаштыруны балконны бүлеп тора торган диварны демонтажлау юлы белән башкарган, икенче фатир милекчеләре “Җылы идән” системасы урнаштырган, моны үзәктән җылыту системасына тоташтырып башкарганнар.

Хәзерге вакытта милекчеләр адресына РФ КоАП 7.21 статьясы нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелү хакында тиешле белдерүнамәләр җибәрелде. Фатирларына үтеп керү мөмкинлеген тудырмаган милекчеләргә карата районнардагы полиция бүлекләренең участок вәкаләтлеләре катнашында яңадан тикшерү үткәреләчәк. Бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International