2014-2015 елларның җылыту сезоны барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

2014-2015 елларның җылыту сезоны төгәлләнеп килә.

         Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагында булган торак фондына карата үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, 2014 елның 1 октябреннән башлап, җылыту сезоны барышында:

         - гомуми мәйданы 657,7 мең квадрат метрлы 111 торак йорт тикшерелде;

         - 96 йортта торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның 144 очрагы ачыкланды;                                                                                                                                  

         - ачыкланган бозу очраклары буенча 96 күрсәтмә бирелде;

         - 79 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелде;

         - 17 күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.

         РФ КоАП 7.22, 7.23 статьялары, 9.16 статьясының 4 өлеше нигезендә административ хокук бозулар турында 33 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә гомуми 295,0 мең сумлык административ штраф салу турында 33 карар чыгарылды.

         - билгеләнгән вакытка күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 24 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә гомуми 250,0 мең сумлык административ штраф салу турында 24 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International