Торакчының түбәдән су үтеп, фатирны су басу турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе торак йортның түбә торышын тикшерде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә “Экском-Чаллы” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм ачыкланган бозуларны бетерү буенча күрсәтмә бирелде. Мөрәҗәгать ЧЗТИ контрольлегендә.