9 апрельдә Алабуганың 8 номерлы гомумбелем бирү мәктәбендә, Алабуга зонасы торак инспекциясе катнашында, 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча “Тораксервис” (“Жилсервис”) ҖЧҖ ИК чираттагы хисап җыелышы булды

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

2015 елның 09 апрелендә Алабуга шәһәренең 8 номерлы гомумбелем бирү мәктәбендә 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча “Тораксервис” (“Жилсервис”) ҖЧҖ ИК чираттагы хисап җыелышы булды, анда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре каралды. Чакырылган кунаклар арасында Алабуга зонасы торак инспекциясе вәкиле очрашуда актив катнашты.

Очрашу нәтиҗәсендә Интернационал урамы буенча 5 нче йортта яшәүчеләрнең торак йортта кайнар суның норматив температурасы бозылу турындагы мөрәҗәгате АЗТИ контрольлегенә алынды.

Инспекция тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланган бозу очрагы буенча РФ КоАП 7.23 статьясы нигезендә “Тораксервис” (“Жилсервис”) ҖЧҖ ИК вазифаи затына карата беркетмә төзелде, АЗТИ башлыгы Р.В. Әхмәдиев тарафыннан гомуми суммасы 500 сумлык карар чыгарылды һәм күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше АЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International