“Уңайлылык” (“Уют”) ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы (Нурлат ш.) директорын торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

 “Уңайлылык” (“Уют”) ИК ҖЧҖ (Нурлат ш.) директорына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу буенча эш ачу турында Нурлат шәһәре прокуроры тарафыннан чыгарылган карар 2015 елның 03 апрелендә карап тикшерү өчен Чистай зонасы торак инспекциясенә җиткерелде.

Карар “Уңайлылык” (“Уют”) ИК ҖЧҖ идарәче оешмасының әлеге оешма карамагында булган торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен үтәвен тикшерү нәтиҗәсендә прокурор тарафыннан чыгарылган.

Нурлат шәһәренең Козлов урамы буенча 12 номерлы торак йортта күрсәтелгән таләпләрне бозуның җитди очраклары ачыкланган.

2015 елның 08 апрелендә административ эш материаллары Чистай ЗТИ башлыгы тарафыннан каралды.

Карап тикшерү нәтиҗәсендә “Уңайлылык” (“Уют”) ИК ҖЧҖ директоры А.И. Савинов РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 4000 сум күләмендә штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International