Юридик затларны планлы тикшерү хакында

2015 елның 17 апреле, җомга

2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Әлмәт зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 31220,31 квадрат метрлы 4 күпфатирлы йортны карап, “Жилбытсервис-М” ҖЧҖ идарәче компаниясен тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәсендә “Жилбытсервис-М” ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 8 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча – торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен 4000 сум күләмендә штраф салып, административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде.

Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше Әлмәт ЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International