2015 елның 1 апрелендә “Алексеевск районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә ТР Алексеевск районы прокуроры тарафыннан чыгарылган административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турында карар ЧЗТИ карап тикшерүенә тапшырылды.
Карар идарәче компания тарафыннан “Алексеевск районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ карамагында булган күпфатирлы торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләре үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгарылган.
Алексеевск штп Бутлеров урамы буенча 2а, 2б, Куйбышев урамы буенча 39 нчы, Комсомол урамы буенча 41 нче торак йортларда Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын күпләп бозу очраклары ачыкланды.
2015 елның 3 апрелендә административ эш материаллары ЧЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәсендә “Алексеевск районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ җаваплылыкка һәм 4000 сум күләмендә штрафка тартылды.