Тәмәке тарту буенча административ хокук бозу эшләрен карап тикшерү хакында

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, 2013 елның 1 ноябреннән башлап, РФ КоАП 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозу (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) эшләрен карап тикшерү торак фондыннан файдалануны һәм аның сакланышын дәүләт контролендә тотучы органнарга йөкләнде. Федераль законда билгеләнгәнчә, күрсәтелгән урыннарда тәмәке тарту буенча тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

2015 елның 1 гыйнварыннан алып 2015 елның 22 апреленә кадәр булган чорда Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга районы буенча 6.24 статьяның 1 өлеше нигезендә РФ ЭЭМ бүлекләрендә төзелгән барлыгы 44 административ материал эшен карап тикшерде.

АЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми суммасы 22,0 мең сумлык административ штраф салу турында 44 карар чыгарылды. Ләкин бозучылар тарафыннан штрафларның нибары 0,50 мең сумы гына түләнгән. Законда билгеләнгән срокта (карар үз көченә кергәннән соң 60 көн дәвамында) штрафларны түләмәгән өчен 17 административ материал эше инспекция тарафыннан Алабуга муниципаль районының Суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде, 26 административ эш материаллары шулай ук әлеге хезмәткә җибәрү өчен әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International