Әлмәттә Координацияләү Советы утырышы булды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Әлмәт шәһәрендә башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин рәислегендә ТКХ өлкәсендә Координацияләү Советы утырышы булды. Көн тәртибенә гомумйорт ихтыяҗлары өчен югары түләүләр хисаплау мәсьәләсе чыгарылды. Совет әгъзалары йортларда ГЙИ (ОДН) киметү буенча нинди чаралар күрү һәм исәпләгеч күрсәткечләрен киметеп күрсәтүче торакчылар белән нинди ысуллар белән көрәшергә мөмкин булуын хәл иттеләр. Утырыш барышында “БИХҮ” ҖЧҖ, “Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты” МАУ җитәкчеләренең докладлары тыңланды.

Координацияләү Советында эшче төркем төзү карары кабул ителде, ул барлык гомумйорт исәпкә алу төеннәрен тикшерәчәк һәм исәпләгеч күрсәткечләрен тапшырмаучы торакчыларның фатирларында йөреп чыгачак. Әлеге эш йортлардагы ГЙИ күрсәткече нормага килгәнче дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International