Чаллы шәһәре буенча идарәче компанияләрнең һәм ТМШларның Дәгъвачылык һәм Диспетчерлык хезмәтләрен планлы тикшерү барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе түбәндәгеләрне ачыклады: “ДомиКО” ИК ҖЧҖ тарафыннан халыктан кергән гаризаларны һәм телефонограммаларны рәсмиләштерү һәм теркәү тәртибе бозылган, ә атап әйткәндә, шнурланмаган, номер сугылмаган һәм Мөрәҗәгатьләр журналында оешманың имзасы астында мөһер белән беркетелмәгән, гаризаларның үтәлеше турында тамгалар юк. Шулай ук диспетчерлык хезмәтен тикшерү барышында, торакчыларның коллектив мөрәҗәгатен карап тикшергәндә, коммуналь хезмәтләрдән өзгәндә кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торуның рөхсәт ителгән вакытын бозу, “Ремжилстрой” ИК ҖЧҖ тарафыннан халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларының бозылуы ачыкланды.
Ачыкланган бозулар нәтиҗәсендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 һәм 7.23 статьялары буенча беркетмәләр төзелде.