Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2015 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2015 елның 2 мартыннан башлап 27 мартына кадәр булган чорда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Бөгелмәнең “Уңайлылык” (“Уют”) ТМШ карата, 23 күпфатирлы торак йортларны карап, планлы тикшерү үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәсендә йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның 161 очрагы ачыкланды. Бөгелмәнең “Уңайлылык” (“Уют”) ТМШ адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 27 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча – торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында вазифаи затка 1 беркетмә төзелде.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.