Чистай шәһәре прокуроры урынга чыгып гражданнарны кабул итте

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

2015 елның 30 мартында Чистай шәһәре прокуроры Р.Г. Хәкимҗанов Чистай шәһәре, “Медиклар йорты” микрорайонының территориаль иҗтимагый советында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

Гражданнарны кабул итүгә бәйле чарага торак-коммуналь комплекс (идарәче компания, ресурс белән тәэмин итүче оешма), социаль  һ.б. өлкә предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Шулай ук чарада Чистай ЗТИ башлыгы да катнашты.

Нигездә гражданнарны торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, йортларга агымдагы һәм капиталь ремонт ясау мәсьәләләре, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, ТКХ өчен түләү хисаплауга, ГЙИ (ОДН) түләүләренә бәйле мәсьәләләр борчый иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International