Юридик затларны планлы тикшерү

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2015 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2015 елның 16 мартыннан башлап 30 мартына кадәрге чорда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми 177054,6 квадрат метр мәйданлы 14 күпфатирлы йортны карап, “Торак” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Торак” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 31 күрсәтмә бирелде, 4000 сум күләмендә штраф салып, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча – торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде.

Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International