Лицензия комиссиясенең җиденче утырышы

2015 елның 3 апреле, җомга

2015 елның 3 апрелендә ТР Төзелеш министрлыгында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә карата эшмәкәрлек эшчәнлеге башкаруга лицензия бирү турында лицензия алырга теләүчеләрнең гаризаларын карау буенча лицензия комиссиясенең утырышы булып узды.

Лицензия комиссиясе 41 идарәче компаниянең гаризасын һәм хисапларын карап тикшерде. 39 идарәче компаниягә лицензия бирү карары кабул ителде, 2 ИК буенча гаризаларны карап тикшерү комиссия әгъзалары ясаган кисәтүләрне бетергәнчегә кадәр кичектерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International