Студентлар урамы буенча 13 нче йортта яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате нигезендә планнан тыш үткәрелгән һәм Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендәге Роспотребнадзор идарәсенә тапшырылган тикшерү материалларын карап тикшерү нәтиҗәсендә “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 14.7 статьясының 1 өлеше буенча, 30,0 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Административ эш коммуналь хезмәтләр өчен Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән түләү хисаплау тәртибен бозу очрагы буенча кузгатылды.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе үткәргән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә Студентлар урамы буенча 13 нче йортта яшәүчеләргә “электр белән тәэмин итү” хезмәте буенча гомуми 24039,60 сумлык яңадан исәпләү эшләре башкарылды.