Юридик затларның Россия Федерациясенең 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 26 декабрендәге 1068 номерлы карары белән расланган ТР Дәүләт торак инспекциясе турында нигезләмә нигезендә торак законнарындагы мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту функцияләрен башкару кысаларында Казан шәһәре торак инспекциясе март аенда идарәче компанияләрне планлы рәвештә тикшерүне башлап җибәрде.
2015 елның 24 мартына карата план буенча өч: “Уют Плюс” ИК” ҖЧҖ, “Комсервис ИК” ҖЧҖ, “МИР сервис” ҖЧҖ идарәче компанияләре тикшерелде.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә торак законнарын бозуның 138 очрагы ачыкланды, РФ КоАП 7.22 ст., 7.23.3 ст. 1 өлеше, 9.16 ст. 5 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 32 беркетмә төзелде, шулай ук күрсәтелгән оешмаларга ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.