“Лаеш районы ТКХ ИК” ҖЧҖ директорын административ җаваплылыкка тарту хакында

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре гражданнарның (Лаеш ш., Кошевой ур., 1й.) мөрәҗәгатен карап тикшергәндә әлеге йорттагы биналарны тиешенчә су белән тәэмин итмәү очрагына тап булды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен “Лаеш районы ТКХ ИК” ҖЧҖ директоры РФ КоАП 7.23 статьясы нигезендә, 1000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Шулай ук “Лаеш районы ТКХ ИК” ҖЧҖ тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге йорттагы биналарны су белән тәэмин итүне нормага китерү күрсәтмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International