Нурлат муниципаль районындагы “Уңайлылык” (“Уют”) ҖЧҖ һәм “Уңайлы йорт” (“Уютный дом”) ИК ҖЧҖ карата Чистай ЗТИ тарафыннан үткәрелгән документар планлы тикшерүләр нәтиҗәсендә күпфатирлы йортлар белән идарә шартнамәләренең РФ Торак кодексы таләпләренә туры килмәве ачыкланды.
Нигездә, идарә шартнамәләрендә, РФ ТК 162 ст. 3 ө. бозып, түбәндәгеләр күрсәтелмәгән: күпфатирлы йортта идарә ителә торган гомуми милекнең составы; күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшләр һәм хезмәтләр исемлеге; идарәче оешма күрсәтә торган коммуналь хезмәтләр исемлеге; торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау буенча шартнамә, түләү бәясен, коммуналь хезмәтләргә түләү күләмен, мондый түләүне кертү тәртибен билгеләү тәртибе; идарәче оешманың идарәлек итү шартнамәсе буенча үз бурычларын үтәвен контрольдә тоту тәртибе.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә 2 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә тотыла.