Балык Бистәсе шҗ Энергетиклар урамы буенча 1 “А” йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү турында

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, урынга чыгып, салкын су белән тәэмин итүнең канәгатьләндергесез булуына карата Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шҗ Энергетиклар урамы буенча 1 “А” йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Тышкы салкын су белән тәэмин итү челтәрләре ТР Балык Бистәсе муниципаль районы, Балык Бистәсе шәһәр җирлегенең Балык Бистәсе башкарма комитеты балансында тора. Салкын суны торак йортларга, шул исәптән Энергетиклар урамы буенча 1 “А” йортына транспортлаштыру өчен табигый чыганактан (скважинадан) тышкы суүткәргеч челтәрләргә күтәрү эше үзәктән куучы насослар (суэтем манарасы юк) ярдәмендә башкарыла. Йортка су бирә торган квартал эче торбасының эчке диаметры 20 мм тәшкил итә, бу исә тулаем алганда йортта салкын су юклыкка (басымның җитмәвенә) китерергә мөмкин.

Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе адресына әлеге йортларны салкын су белән тәэмин итүне нормальләштерү өчен чаралар күрү буенча хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International