Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 734 күпфатирлы йорт буенча подряд шартнамәләре теркәлде һәм реестрга кертелде.
609 күпфатирлы йортта төзү-монтажлау эшләре башланды, шул исәптән инженерлык системалары төзекләндерелә: җылылык белән тәэмин итү буенча 87 йортта, кайнар су белән тәэмин итү буенча 112 йортта, салкын су белән тәэмин итү буенча 229 йортта, су бүлү буенча 214 йортта, электр белән тәэмин итү буенча 144 йортта; 190 йортта – түбә, 164 йортта фасадлар яңартыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан йортларга капиталь ремонт ясаганда Әгерҗе, Аксубай, Алабуга, Чистай, Ютазы муниципаль районнарында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыкланды. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуда төп җитешсезлекләр югарыда эшләр башкаруга, махсус киемсез һәм саклагыч җайланмалардан башка эшләүгә, шулай ук төзелеш корылмаларын урнаштыру кагыйдәләрен бозуга бәйле.
2015 елгы капиталь ремонт ясалучы йортларда куркынычсызлык техникасы буенча барлык ачыкланган бозулар нигезендә Татарстан Республикасындагы Хезмәт инспекциясенә подрядчы оешмаларга карата административ йогынты чаралары күрү өчен хатлар җибәрелде.