РФ КоАП 19.7 ст. буенча административ җаваплылыкка тарту

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дөрес хисапламауга, законда каралган һәм РФ КоАПның 19.7 ст. нигезендә законлы эшчәнлеген башкаруга кирәкле белешмәләрне тулы күләмдә тапшырмауга карата торакчыдан кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында “Шәһәр исәп-хисап үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять административ җаваплылыкка тартылды.

Чаллы шәһәренең Җәмәгать судьясы карары белән “ШИХҮ” ҖЧҖен хокук бозуда гаепле дип тану һәм 3000 сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International