25 февраль көнне Алабуга ЗТИ башлыгы катнашында Алабуга муниципаль районы башлыгы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык белән очрашты

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 25 февралендә Алабуга ш. хакимиятенең кече залында Алабуга муниципаль районы башлыгы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык белән очрашты, турыдан-туры режимда 3-31-78 кайнар линия телефоны буенча халыктан сораулар алынды, чарада катнашу өчен чакырылганнар арасында Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы Әхмәдиев Рәфыйкъ Вәгыйз улы актив катнашты. Очрашу нәтиҗәсендә гражданнардан алынган 7 мөрәҗәгать АЗТИ тарафыннан контрольгә алынды. Халыкны коммуналь ресурслар белән тәэмин итү сыйфатына карата булган мәсьәләләр хәл ителде.

АЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 5 күрсәтмә бирелде, вазифаи һәм юридик затка карата РФ КоАП 7.22 һәм 7.23 ст. буенча ике беркетмә төзелде, АЗТИ башлыгы Р.В. Әхмәдиев тарафыннан гомуми суммасы 4500 сумлык штраф белән карарлар чыгарылды. Бозуларны бетерү инспекция контрольлегендә кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International