Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан Түбән Кама шәһәрендәге күпфатирлы йортлар белән идарәлек итүче ТМШларны тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм йортның гомуми милегенә караучы эчке газ белән тәэмин итү челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлауга махсуслаштырылган оешмалар белән килешүләр булмау өлешендә ачыкланган бозулар нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы карары буенча 6 ТМШ: “Гайнуллина” ТМШ, “Уңайлылык” ЯБК ТМШ, “Урман кварталы” ТМШ, “Хыял” ТМШ, “Навигатор” ТМШ, “Химиклар, 38” ТМШ рәисләре РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Салынган штрафларның гомуми суммасы 29 мең сум тәшкил итте.
Санап үтелгән барлык ТМШ адресына Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан эчке газ белән тәэмин итү челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлауга махсуслаштырылган оешмалар белән килешүләр төзү кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелде.