Гражданнарның Бөгелмә ш., Сергей Лазо урамы буенча 7 нче торак йортта кайнар су белән тәэмин итүдә температура режимы бозылуга карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең дәүләт торак инспекторы “Кайнар су белән тәэмин итү” хезмәте күрсәтүнең сыйфаты бозылу очрагын ачыклады, ә атап әйткәндә, йортка ирешү өлешендә кайнар су температурасының нормада рөхсәт ителгән норматив таләпләргә җавап бирми.
Билгеләнгән тәртиптә “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖенә 2015 елның 5 февраленә кадәр кайнар су белән тәэмин итүнең температура режимын нормаларга туры китерү турында күрсәтмә бирелде. Яңадан тикшерү барышында ресурс белән тәэмин итүче оешманың күрсәтмә таләпләрен үтәмәве ачыкланды, бу хакта РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм административ эш карап тикшерү өчен Бөгелмә шәһәре Җәмәгать судына тапшырылды. Җәмәгать суды тарафыннан карар чыгарылды, 10 мең сум күләмендә административ штраф салынды.