ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Чистай зонасы торак инспекциясе 2015 елның 2 мартыннан башлап Нурлат шәһәрендәге “Уңайлы йорт” (“Уютный дом”) ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен планлы рәвештә тикшерә башлады. Тикшерүләр планы буенча тикшерү 20 көн дәвам итәчәк. Урынга чыгып һәм документар тикшерүләр ТР Прокуратурасы белән килештерелгән.
Урынга чыгып тикшерү барышында әлеге оешма карамагында булган 39 күпфатирлы торак йортны бөтен яклап тикшерү күздә тотыла.
Хәзерге вакытта 17 КФЙ тикшерелгән. Нәтиҗәдә Торак фондын техник яктан эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 17 күрсәтмә бирелде. Шулай ук документар тикшерү дә үткәрелде, аның барышында идарәче оешмадан хокук билгели торган, эшчәнлеген башкарганда кулланыла торган, торак законнарын һәм энергияне саклау турындагы законнарны мәҗбүри үтәүгә бәйле документлар соратып алынды. Документларны тикшерү барышында ачыкланган бозуларны бетерү өчен 4 күрсәтмә бирелде.