Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, ТР Прокуратурасы белән килештереп, күпфатирлы йортлар белән идарәлек итүче “Вавилон-Жилсервис” ҖЧҖ (Биектау районы) оешмасын планлы рәвештә тикшерде. Тикшерү барышында сайланма рәвештә 10 күпфатирлы йорт тикшерелде һәм торак фондын карап тоту өлешендә ачыкланган бозуларны бетерү турында 10 күрсәтмә бирелде.
Билгеләнгән вакытка күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен “Вавилон-Жилсервис” ҖЧҖ оешмасына карата 3 март көнне административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен Биектау муниципаль районының җәмәгать судына җибәрелде.
Ачыкланган бозуларны бетерү тикшереп торыла.