ТКЗТИ башлыгы чыгарган административ хокук бозу эше турындагы карар үз көчендә калдырылды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 31 нче йортта урнашкан Түбән Кама политехника көллиятенең ведомствога караучы тулай торагында яшәүчеләрнең 2013 елның 1 июненнән бирле эшләмәүче лифтка карата Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына җибәрелгән мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә “Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте” урта һөнәри белем бирү буенча дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры, административ хокук бозу эше турындагы карар нигезендә, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Әлеге карар белән килешмичә, көллият директоры карарны гамәлдән чыгару һәм эшне туктату шикаяте белән судка мөрәҗәгать итте.

Түбән Кама шәһәре суды карары белән Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы чыгарган административ хокук бозу эше турындагы карар үзгәрешсез калдырылды, “Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте” урта һөнәри белем бирү буенча дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директорының шикаяте канәгатьләндерелмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International