Зәй шәһәре, Җиңү проспекты буенча 19 йортның 41 фатирында яшәүче Р.Г. Гыйбадуллинаның ОДН өчен чагыштырмача күп исәпләнгән түләүләргә карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе түләүләрне исәпләгәндә “Зәй бердәм исәп-хисап үзәге” ҖЧҖ тарафыннан РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” (16.04.2013 ел үзгәрешләре белән) 06.05.2011 ел, №354 Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 59 пункты бозылуны ачыклады, аның нигезендә кулланучы исәп-хисап чорына билгеләнгән вакытта шәхси исәпләгеч күрсәткечләрен күрсәтмәгән очракта, хисап чорында торак яки торак булмаган бинада кулланучыга күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләү шәхси яки гомуми (фатир) исәпләгеченең кимендә 6 айлык күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән кулланучы тарафыннан кулланылган коммуналь ресурсның уртача айлык күләменнән чыгып, әгәр дә исәпләгечнең эш чоры 6 айдан ким булса, - исәпләгеч эшләгән факттагы чорга, ләкин кимендә 3 айга карап исәпләнә.
Ноябрь аенда шәхси исәпләгеч күрсәткечләрен тапшырмаган 85, 92, 171 фатирларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисапланмаган, бу исә йорт буенча ОДН күрсәткеченең 49,53% артуына китергән.
Әлеге бозу очрагы буенча “Зәй бердәм исәп-хисап үзәге” ҖЧҖ вазифаи заты ТР КоАП 2.11 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа Зәй шәһәре җәмәгать суды карары белән 4,0 сум күләмендә административ штраф салынды. Күрсәтелгән фатирларда яшәүчеләргә кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен өстәмә түләү хисапланды.