Татарстанның Торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләрдән берьюлы берничә шикаять кергән. Аларның фатирларын даими рәвештә түбәдән агып торган су баса. Вәзгыять шулкадәр кискен ки, фатирларда чиләкләр һәм тазлар куярга туры килә, ә идәндә һәм өстәлләрдә даими рәвештә чүпрәкләр ята. Ремонт бозылган булып чыкты: обойлар бүрткән, штукатурка коела, түшәмнәр сары таплар белән капланган. Проблема фатирлар белән генә чикләнми - баскыч мәйданчыклары да зыян күргән.
Килеп туган вәзгыятьтә “УК Алсу” ҖЧҖ директоры гаепле дип табылган, ул административ җаваплылыкка һәм 25 мең сум штрафка тартылган. Татарстанның Торак инспекциясе ачыкланган хокук бозуларны бетерүне үз контроленә алды.
Әгәр дә сез мондый хәлдә калсагыз һәм фатирыгызны идарәче компания гаебе белән су басса, оператив эш итү мөһим. Барыннан да элек, вакыйга фактын теркәргә, дәлилләр җыярга һәм, кирәк булганда, ИКгә дәгъва юлларга кирәк.
Су басуны ачыклаганнан соң ук нәрсә эшләргә:
- Кыска ялганыш булмасын өчен, баскыч мәйданчыгындагы яисә алгы бүлмәдәге калкан аша кичекмәстән фатирны электрсыз калдырыгыз.
- Фатирыгыздагы суны каплый торган вентильләрнең кайда икәнен белсәгез, аларны ябыгыз. Югыйсә, югарыдан күршеләргә менегез һәм алардан үзегезнең суны ябуларын сорагыз.
- Идарәче компаниянең диспетчерлык хезмәтенә шалтыратыгыз, су басу турында хәбәр итегез, адресыгызны әйтегез. Гаризаны кабул иткән диспетчерның ФИОсын һәм гаризаның номерын язып куегыз. Стоякларны ябу өчен сантехника һәм акт төзү өчен вәкил җибәрүне сорагыз.
- Юеш стеналарны, түшәмне, идәнне, бозылган җиһазларны, су тамчыларын җентекләп фотога һәм видеога төшерегез.
- ИК вәкиле су басу турында актны сезнең барда һәм, мөмкин булса, шаһитлар барында төзергә тиеш. Актта вакыйганың датасы, су басуның фаразланган сәбәбе, милеккә зыян килү дәрәҗәсе һәм катнашучыларның мәгълүматлары күрсәтелергә тиеш. Актны авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать иткәннән соң 12 сәгать эчендә төзергә кирәк.
Әгәр идарәче компания акт төзүдән баш тарта икән, сез аны төзү өчен белгечләрне мөстәкыйль рәвештә җәлеп итәргә хокуклы. Шулай ук акт төзүне таләп итеп язма гариза (ике нөсхәдә) бирергә мөмкин. Кабул итү турында тамгалы бер нөсхәне үзегезгә калдырыгыз. Әгәр гаризаны кабул итүдән баш тартсалар, аны тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат белән җибәрегез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте