Бер атна эчендә хокук бозучыларга 1 млн сумлык штраф билгеләнгән

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Торак күзәтчелеге инспекторлары республиканың 124 күпфатирлы йортында масштаблы тикшерүләр уздырган. Тикшерү барышында 118 хокук бозу очрагы ачыкланган. Проблемалар биналарның торышына да, янәшәдәге территорияләргә дә кагылды.  Хокук бозуларның иң еш очрый торган сәбәпләре: йортларны тиешенчә карап тотмауның 51 очрагы.

120 кисәтү игълан ителде, нигездә ишегалларын һәм түбәләрен тиешенчә карап тотмаган өчен. Мисал өчен, “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ - Алабуга шәһәренең Тынычлык проспектындагы 1 нче йорт янындагы кар өемнәре өчен; “Паритет” ИК ҖЧҖ - Чаллы шәһәренең 46/11А, 46/11б йортларындагы кар һәм боз өемнәре өчен; “Әйбәт” ИК ҖЧҖ - Түбән Кама шәһәрендә Химиклар проспекты буенча 70Г, 70Д номерлы йорт түбәләренең бөтен периметрындагы кар өемнәре һәм боз өемнәре өчен.

Исегезгә төшерәбез, артык кар туплану түбә деформациясенә, агып китүгә һәм түбә катламының җимерелүенә китерергә мөмкин. Күпфатирлы йортларның түбәләрендә 30 см дан артык кар җыелырга тиеш түгел.

Кайбер очракларда хокук бозулар административ җәзаларга китергән.  Мисал өчен, “Торак йортлар белән идарә итүче компания “Новация” ҖЧҖнә карата административ эшне карау төгәлләнде. Оешмага Әлмәт шәһәренең Гагарин урамындагы 18 нче йорт ишегалдында һәм түбәсендә кар өемнәре булган өчен 125 мең сум штраф салынган.

Бер атна эчендә 1 млн сумнан артык күләмдә 26 штраф билгеләнгән.


Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International