Ишегалларын ничек, нинди тәртиптә һәм күпме вакыт эчендә кардан чистартырга тиешләр? Аңлату.
РФ Дәүләт төзелешенең “Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында” 170 номерлы карары нигезендә башта тротуарларны, җәяүлеләр юлларын, аннары ишегалды территорияләрен җыештырырга, ә бозлавык очрагында ком сибәргә кирәк.
Кул белән җыештырганда кар тулысынча кыргычлап, ягъни асфальт яки брусчаткага кадәр җыештырылырга тиеш. Әгәр грунт катламы гына булса, кар катламын калдыралар, вакыт узу белән ул тыгызлана. Бу ысул “движоклы” дип атала.
Чистарту срогы йорт яны территориясенең классына бәйле (РФ Милли стандартының А кушымтасы ГОСТ Р 56195-2014). Бүлү җәяүлеләр трафигын исәпкә алып исәпләнә:
- тротуар буйлап сәгатенә 50 кешегә кадәр хәрәкәт иткәндә, әлеге тротуар I класслы санала;
- тротуар буйлап сәгатенә 51-100 кеше йөргәндә – тротуарның II классы;
- тротуар буйлап сәгатенә 101 һәм аннан да күбрәк кеше йөргәндә - тротуарның III классы.
3.6.19 п. һәм 3.6.20. кагыйдәләр нигезендә (расл. РФ Дәүләт төзелешенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән) I һәм II класслы тротуарларда кар өемнәренә һәм валларга кар салу эшләре кар яву тәмамланганнан соң 6 сәг тән дә соңга калмыйча, ә калган территорияләрдә 12 сәг тән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
Беренче тапкыр кар җыю һәм бозлавыкка каршы реагентлар һәм чиста ком сибү, әгәр мондый вакыт җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән булса, иртәнге 7 гә кадәр яисә башка вакытка кадәр башкарылырга тиеш.
Яуган карны җыю кар капламының биеклеге 2 сантиметрдан артып киткәндә, әгәр кар капламының биеклеге 2 сантиметрдан кимрәк булса, кар яуганнан соң ук башлана.
Тәүлек буена туктаусыз кар яуганда, кимендә 2 цикл “кар җыештыру, бозлавыкка каршы чаралар сибү – себерү” башкарылырга тиеш.
Яшел утыртмаларны саклап калу максатында тротуарлардан һәм җәяүлеләр сукмакларыннан ком һәм тоз кушылган карны газоннарга, яшел полосаларга, түтәл бакчаларына һәм куаклар һәм агачлар белән башка участокларга салу рөхсәт ителми.
Ә сезнең ишегалдыгызны кардан чистарттыгызмы? Безгә комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt https://t.me/gji_rt фото җибәрегез.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте