Социаль челтәрләрдәге шикаятьләрне анализлау: Салкын батареялардан алып хезмәткәрләрнең тупаслыгына кадәр

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Татарстан халкы социаль челтәрләрдә үзләренең канәгатьсезлеге белән актив уртаклаша, һәм соңгы атнада идарә итү компанияләре төп тәнкыйть объектына әйләнде. Гомумән алганда, "Вконтакте”, “Одноклассники” һәм Telegram да аларның эшенә кагылышлы 284 тискәре хәбәр теркәлгән.

Татарстанлыларны барыннан да бигрәк нәрсә борчый:

- Җылылык беренче урында тора - 102 шикаять.

- Су һәм канализация системалары 74 тискәре фикер җыйган.

- Ишегалларында һәм түбәләрдә карны чистартуга карата 31 шикаять.

- 18 хәбәр түләү документларындагы суммаларга кагыла.

Төп проблемалардан тыш, татарстанлылар шулай ук эшләми торган вентиляция, ремонт булмау, подъездларда начар җыештыру һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләренең тупас булуына зарлана. 20 гә якын хәбәр нәкъ менә шушы проблемага багышланган.

Әлмәтнең “Алсу” ИК ҖЧҖ һәм “ЖЭУ-11” ҖЧҖ адресына хезмәткәрләрнең тупаслыгына шикаятьләр аеруча игътибарны җәлеп итә. Шунысы игътибарга лаек, Әлмәт районы пабликларыннан һәр дүртенче хәбәрдә һәм комментарийларда идарәче компанияләр персоналының эшсезлеге һәм тупаслыгы искә алына. Бу районда кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган системалы проблема турында сөйли.

Сезнең нинди дәгъваларыгыз бар? Безгә комментарийларда языгыз   https://t.me/gji_rt.


Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International