Контрольнең яңа дәрәҗәсе: шикаятьсез тикшерүләр чынбарлыкка әверелә

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Татарстанда идарәче компанияләр өстеннән күзәтчелекнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Хәзер, рәсми мөрәҗәгатьләр булмаса да, республиканың Дәүләт Торак инспекциясе хәвеф-хәтәр индикаторлары эшли башласа, тикшерүләр үткәрәчәк. Бу контроль чаралар татарстанлыларның шикаятьләре буенча гына түгел, ә башка чыганаклардан алынган мәгълүматлар нигезендә башланачак дигәнне аңлата.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Татарстан Министрлар Кабинеты идарәче компанияләрнең лицензия таләпләрен бозу ихтималы турында сигнал бирә торган хәвеф-хәтәр индикаторлары исемлеген раслады. Мондый хокук бозуларга, мәсәлән, ишегалларын кардан чистартуның сыйфатсыз булуы, ремонтның булмавы, йортта яшәүчеләрнең гаризаларын санга сукмау һәм башка шундый проблемалар керә. Әгәр өч ай дәвамында бер үк йорттан социаль челтәрләрдә яки Массакүләм мәгълүмат чараларында биш шикаять килсә, торак инспекциясе хәзер планнан тыш тикшерү уздыру өчен нигезләргә ия. Элегрәк мондый тикшерүләр рәсми мөрәҗәгать булганда гына мөмкин иде.

Яңа алым инде үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Ел башыннан нибары 27 көн эчендә (3 айда түгел!)  социаль челтәрләрдә Менделеевск һәм Әлмәт йортларында яшәүчеләрдән шактый күп тискәре хәбәрләр теркәлгән. Мәсәлән, Менделеевскида Фомин урамындагы 21 нче йортта яшәүчеләр алты хәбәр язган, аларда су белән бәйле өзеклекләр һәм җылылык начар булуга зарланган. Авторларның берсе билгеләп үткәнчә: “Әле су юк, әле батареялар чак-чак тере! Туйдырды инде, валлаһи!!! Сезгә барып җитеп булмый!!! Әле деталь, ватылды, әле берсе юк, әле икенчесе!! Өйдә котып салкыны!”.

Әлмәттә дә шундый ук хәл. Ленин урамындагы 71 нче йортта яшәүчеләр, җылыту системасы эше һәм законсыз яңадан планлаштыру үткәргән күршеләре гамәлләре белән канәгать булмавын белдереп, җиде шәрех калдырган.

Татарстанның Дәүләт Торак инспекциясе ассызыклаганча, республикада социаль челтәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары мониторингы актив алып барыла. Бу халык очраша торган проблемаларны тиз арада ачыкларга һәм вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Алынган мәгълүмат тиешле дәүләт органнарына һәм муниципалитетларның башкарма комитетларына киләчәктә карау һәм тиешле гамәлләр кылу өчен җибәрелә.

Әгәр элек социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча тикшерүләр кисәтүләр белән тәмамланган булса, хәзер административ характердагы чаралар күреләчәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International